Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Ут-күздән сак булыгыз

Узган атнада районда өч янгын очрагы теркәлгән. Яшен сугып, Урманасты Йорткүл авылындагы бер йортның ишек алды корылмалары яна башлый. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп, йортны саклап калсалар да, абзар-кура һәм кышка дип әзерләнгән печән тулысынча янып беткән. Көтүдә йөргән терлек-туарга зыян килмәгән. Иске Рәҗәптә ике көн рәттән авылдан ерак түгел урнашкан...

Узган атнада районда өч янгын очрагы теркәлгән.
Яшен сугып, Урманасты Йорткүл авылындагы бер йортның ишек алды корылмалары яна башлый.
Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп, йортны саклап калсалар да, абзар-кура һәм кышка дип әзерләнгән печән тулысынча янып беткән. Көтүдә йөргән терлек-туарга зыян килмәгән.
Иске Рәҗәптә ике көн рәттән авылдан ерак түгел урнашкан чүп-чар түгү урыны яна башлый. Икенче очрактан соң янгын авылга килеп җитмәсен өчен, янгынга каршы буразна ясарга туры килгән. Утны кем төрткәне әлегә билгеле түгел. Гаепле кешеләрне җитди җаваплылык көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев