Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Унике тәүлек утырачак

Красный Вал авылында бер кешенең машинасын урлаганнар. Бәлки моңа дустына кунакка килгән яшь кешенең нык кына салуы сәбәпче булгандыр. Телефон эзләгән булып, ул дустының машинасына кереп утыра һәм шәһәргә барып кайтырга була. Шәһәргә килеп җиткәч, машина ватыла һәм угры аны калдырып китәргә мәҗбүр була. Тиздән машина хуҗасы да килеп җитә...

Красный Вал авылында бер кешенең машинасын урлаганнар.
Бәлки моңа дустына кунакка килгән яшь кешенең нык кына салуы сәбәпче булгандыр. Телефон эзләгән булып, ул дустының машинасына кереп утыра һәм шәһәргә барып кайтырга була. Шәһәргә килеп җиткәч, машина ватыла һәм угры аны калдырып китәргә мәҗбүр була. Тиздән машина хуҗасы да килеп җитә һәм техниканы кабыза алмагач, слесарь эзләп китә. Ә бу вакытта танышы машинаны алданрак төзәтеп өлгерә һәм ремонтланган машинага утырып, Аграмакка чыгып китә. Юлда идарәне югалтып, ул кюветка төшеп каплана. Полиция хезмәткәрләре аны шушында тоталар.
Исерек килеш руль артына утырган өчен егет унике тәүлек административ рәвештә хөкем ителә. Ә машинаны урлап киткән өчен аңа каршы җинаять эше ачыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X