Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Терлекне бәрдергән

    Вожи авылы янындагы машина юлында бездә эшләнгән йөк машинасы бер үгезне бәрдергән. Машина йөртүче сүзенә караганда, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган, тизлеген дә арттырмаган, әмма үгез юлга көтмәгәндә килеп чыкканлыктан, аны борылып узарга өлгермәгән. Нәтиҗәдә машинага зыян килгән, пассажирлар күпсанлы тән җәрәхәтләре алган, ә үгез юлда ук җан биргән. Үгезнең...

    Вожи авылы янындагы машина юлында бездә эшләнгән йөк машинасы бер үгезне бәрдергән.
    Машина йөртүче сүзенә караганда, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган, тизлеген дә арттырмаган, әмма үгез юлга көтмәгәндә килеп чыкканлыктан, аны борылып узарга өлгермәгән. Нәтиҗәдә машинага зыян килгән, пассажирлар күпсанлы тән җәрәхәтләре алган, ә үгез юлда ук җан биргән.
    Үгезнең хуҗасын әлегә таба алмаганнар. Дәүләт автоинспекторлары билгеләп үткәнчә, юлда машиналарның терлекләрне бәрдерү очраклары быел тагын булган. Кагыйдә буларак, моның нәтиҗәсе бер: машинага зыян килә, терлек үлә. Шуңа күрә терлек-туар хуҗаларына игътибарлырак булырга, хайваннарны караусыз чыгарып җибәрмәскә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: