Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Табигатькә җитди зыян килә

Үткән атнада янгын сүндерүчеләргә берничә тапкыр кипкән үләннәр янган урыннарга барып, байтак җирләрдә янган урыннарны сүндерергә туры килде. Бугровка авылы янында 20 гектарга якын мәйданда кипкән үлән янган. Ә өч көннән соң аларга кабат шунда барырга туры килде, бу юлы Ясачкадагы камышлар янып, ут урман полосасына якынлаша. Янгынны шәһәр һәм...

Үткән атнада янгын сүндерүчеләргә берничә тапкыр кипкән үләннәр янган урыннарга барып, байтак җирләрдә янган урыннарны сүндерергә туры килде.
Бугровка авылы янында 20 гектарга якын мәйданда кипкән үлән янган. Ә өч көннән соң аларга кабат шунда барырга туры килде, бу юлы Ясачкадагы камышлар янып, ут урман полосасына якынлаша. Янгынны шәһәр һәм Никольск янгын командалары, шулай ук Болгар урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көче белән сүндерделәр.
Болгарда да ике урында - водозабор һәм элеккеге сельхозтехника янында коры үлән яна. Полянка, Балымер, Приволжск авылы янында да зур гына мәйданнарда янгынны сүндерергә туры килә.
Бу очракларның барысы да ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлау, янган учакны сүндермичә калдыру, коры камылга ут төртү - болар барысы да күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Бер үк вакытта табигатькә зур зыян килүен һәм хәттә кешеләр тормышына куркыныч янавын да онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев