Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Спас районында браконьерны тоткарлаганнар

Хокук бозучыдан балык тоту өчен ятьмә алынган.

Республиканың биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас бүлеге хезмәткәрләре үткәрә торган «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында браконьер тоткарланган.

Хокук бозучыны Кама һәм Актай елгалары тамагында Коминтерн авылы тирәсендә тотканнар. Браконьерда ятьмә һәм махсус балык тоту костюмы табылган.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция нарядын чакырып, балыклар уылдык чәчкән чорда законсыз рәвештә балык тоту белән шөгыльләнүчегә карата беркетмә төзиләр.

Хәзер хокук бозучыга карата биоресурсларны законсыз тоткан өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев