Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: рульдә хатын-кызлар

    Үткән ялларда машина йөртүче хатын кызлар гаебе белән өч авария булды.

    Беренче очракта Казан кешесе, музей-заповедник территориясендә борылам дигәндә каршы яктан килгән машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да, техника да зыян күрә.

    Икенче берәү электр линиясе баганасына килеп бәрелә. Көчле яңгыр вакытында юлны яхшылап күрә алмый һәм тизлеге дә көчле була. Хәзер машинасын да, бетон багананы да ремонтларга туры киләчәк.

    Скутер йөртүче егет аздан гына иномарка белән бәрелешми кала. Төп юлдан барган скутер йөртүче икенчел юлдан килүче машинаны күреп алып, читкә чыгып өлгерә. Монда зыян күрүче булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: