Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Сак булыгыз – рульдә хатын-кызлар...

Машина белән салмыш килеш идарә иткән шәһәрдә яшәүче бер яшь ханымга хәзер зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Идарәне югалтып, ул Никольск авылы янында юлдан кюветка төшә. Монда аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күреп ала. Бу ханымның бер ел эчендә инде өченче тапкыр җәзага тартылуы ачыклана. Беренче очракта аны исерек килеш...

Машина белән салмыш килеш идарә иткән шәһәрдә яшәүче бер яшь ханымга хәзер зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.
Идарәне югалтып, ул Никольск авылы янында юлдан кюветка төшә. Монда аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күреп ала. Бу ханымның бер ел эчендә инде өченче тапкыр җәзага тартылуы ачыклана. Беренче очракта аны исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итсәләр, икенче тапкыр утыз мең сум күләмендә штраф түләргә туры килгән. Бу юлы да аңа зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк, чөнки балигъ булмаган ике баласын тәрбияләүче бу ханымны административ рәвештә кулга алырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев