Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Һәркем үтәргә тиеш

Агымдагы ел башыннан районда 28 янгын чыгып, 1,5 миллион сумлык зыян килгән.

Янгын 26 корылмага, 3 автомобильгә зарар китергән һәм юк иткән. Иң куркынычы - утта Приволжск һәм Ямбактыда яшәүче 3 кеше үлгән. Бу фаҗига эчкечелек аркасында килеп чыккан.
Янгыннар күбесенчә торак секторда чыккан. Еш очрый торган сәбәбе - торак хуҗаларының ут белән саксыз кылануы, электр җиһазлары, көнкүреш приборларын куллану һәм мич ягу кагыйдәләрен үтәмәү. Ике очракта утны кешеләр төрткән.
Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы хезмәте түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәклеген исегезгә төшерә:
- мичләрдә зурлыгы 38 сантиметрлы янгынга каршы бүлгечләр һәм 50х70 зурлыктагы мич алдында калайлар булырга тиеш;
- кимендә өч айга бер тапкыр мичнең төтен юлларын корымнан чистартырга кирәк;
- ягылган мичне караусыз калдыру, мич тергезү өчен тиз кабынучан һәм башка сыеклыкны куллану, шулай ук мич авызыннан чыгып торган утын ягу, янган мичнең ишеген ачык калдыру тыела;
- электр җайланмаларын һәм приборларны (телевизор, үтүк, калорифер) кабызган килеш озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый;
- берничә электр приборын бер үк розеткага тыгып, электр челтәренә көчәнеш китерергә ярамый;
- электр счётчикларында калибрланмаган предохранительләр ("жучоклар") кую һәм төзек булмаган электр приборларыннан файдалану катгый тыела;
- газ исе сизелсә шырпы яндырырга, кабызгычларны яндырырга һәм сүндерергә, бүлмәгә тәмәке кабызып керергә ярамый;
- гаражларда 20 литрдан артык бензин һәм 5 килограммнан артык машина мае сакларга ярамый;
- янгын чыкмасын өчен, гаражда такталар, иске җиһазлар, кием-салым сакларга ярамый;
- идәнгә бензин яки май түгелсә, аңа ком салырга һәм чистартып, себереп гараждан чыгарыга кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәү янгынны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев