Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Рейд нәтиҗәләре

Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләренең бердәм рейды барышында узган ял көннәрендә районда иллегә якын юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Инспекторлар контроль постларны шәһәр һәм Болгар-Базарлы Матак автомобиль юлының кызу хәрәкәтле чатларында куйганнар. Республикада "Игътибар - балалар!" операциясе үткәрелү сәбәпле, аеруча игътибар балаларны машинада йөртүгә юнәлдерелгән....

Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләренең бердәм рейды барышында узган ял көннәрендә районда иллегә якын юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Инспекторлар контроль постларны шәһәр һәм Болгар-Базарлы Матак автомобиль юлының кызу хәрәкәтле чатларында куйганнар. Республикада "Игътибар - балалар!" операциясе үткәрелү сәбәпле, аеруча игътибар балаларны машинада йөртүгә юнәлдерелгән.

Реклама

Егерме биш очракта машина йөртүчеләргә пассажирлар (күбесенчә балалар) куркынычсызлык каешы белән каптырылмыйча йөргән өчен штраф салынган. Тагын ун кеше кече яшьтәге балаларны махсус җайланмалардан (креслолар, бишекләр) башка гына йөрткән. Өч кешенең машинаны таныклыксыз йөртүе ачыкланган, тагын ике кеше автогражданлык җаваплылыгы полисыннан башка идарә иткән.

Исерек хәлдә руль артына утырып чыгучылар да җавап тотудан котыла алмаган. Аларның барысы да медицина тикшерүе үткән, бу тикшерү каннарында алкоголь булуын раслаган. Аларга җәзаны суд бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X