Реклама
Шәһәрдәге шәхси йортлардан ике урлау очрагы теркәлгән. Үз күршесенең мультиваркасын урлаган каракны инспекторлар санаулы сәгатьләр эчендә ачыклаган. Беркайда да эшләмәүче, эчеп кәеф-сафа корырга яратучы бу ир-атка суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Ә менә шәхси йорттан спутник антеннасын һәм балык тоту кирәк-яракларын урлаучыларның әлегә кем булуы билгеле түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз