Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Мошенниклар кармагына эләгә күрмәгез

Читән килгән мошенниклар "Зубр" җәмгыяте даруханәсе кассирыннан алдау юлы белән шактый зур суммада акча алып качканнар. Билгесез ир кеше белән хатын-кыз даруханә хезмәткәре алдында чын спектакль куеп, аның ышанычын яулый алганнар. Аның алдында алар "акчаның чын булуы-булмавын билгели торган техник җайланмалар"га сату-алу килешүе төзегәннәр. Бик оста уйлап эш ителгән операция...

Читән килгән мошенниклар "Зубр" җәмгыяте даруханәсе кассирыннан алдау юлы белән шактый зур суммада акча алып качканнар.
Билгесез ир кеше белән хатын-кыз даруханә хезмәткәре алдында чын спектакль куеп, аның ышанычын яулый алганнар. Аның алдында алар "акчаның чын булуы-булмавын билгели торган техник җайланмалар"га сату-алу килешүе төзегәннәр. Бик оста уйлап эш ителгән операция нәтиҗәсендә кассир әлеге хатынга 30000 сум акча бирергә ризалашкан. Бу акчаны, аларның сүзе буенча, "берничә минутка гына" чыгып киткән ир кеше кире кайтарырга тиеш булган. Билгеле, ул даруханәгә яңадан кермәгән, ә калдырган "җайланмалар" гап-гади батарейкалар булып чыккан.
Шуңа күрә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә: уяу булыгыз, теләсә нинди алдау схемасы уйлап табучы мошенниклар кармагына эләкмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев