Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Малларны урлыйлар

    Узган атнада районда берничә терлек урлау очрагы теркәлгән.

    Һәр очракта да малларын басуга караучысыз гына чыгарып җибәрүчеләр үзләре гаепле. Хәзерге заманда һәр нәрсәгә күз-колак булырга кирәк, югыйсә, чит кеше исәбенә баерга теләүчеләр күбәйде, мондыйлар һәрчак форсаттан "файдаланып" калырга тырышалар.

    Полиция хезмәткәрләре терлек асраучыларга мөрәҗәгать итеп, малларны беркайчан да контрольсез калдырмаска киңәш итә. Шунысын да әйтергә кирәк, караучысыз йөргән маллар басуларда авыл хуҗалыгы культураларына да зур зыян китерәләр, юлларда транспорт фаҗигаләре дә күп очракта маллар аркасында килеп чыга. Законны бозучыларга карата тиешле чаралар күреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: