Күрше йортларны саклап калганнар
Красный Вал авылындагы бер торак йорт тулысынча янып беткән. Янгын тузган электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Электр челтәренә бер үк вакытта берничә электр приборы тоташтыру да ут чыгуга сәбәп булгандыр. Йорт хуҗасы бу вакытта өендә булмаган. Янгынны күршеләре күреп алып, шунда ук бу турыда янгын частенә хәбәр иткәннәр....
Красный Вал авылындагы бер торак йорт тулысынча янып беткән.
Янгын тузган электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Электр челтәренә бер үк вакытта берничә электр приборы тоташтыру да ут чыгуга сәбәп булгандыр. Йорт хуҗасы бу вакытта өендә булмаган.
Янгынны күршеләре күреп алып, шунда ук бу турыда янгын частенә хәбәр иткәннәр. Җирле халык һәм Нургалиев крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчеләре янгынны сүндерергә тотынганнар. Уртак тырышлык белән күрше йортларны уттан саклап калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев