Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Кеше милке кызыктыра...

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә караган асфальт җәя торган машинадан 90 литр дизель ягулыгын урлау очрагын хокук саклау органнары тиз арада ачканнар. Техника Тукай янындагы кыр станында торган. Авылда яшәүче берәү моннан файдаланып, бушлай солярка алырга җыенган. Тик аны чираттагы профилактика рейдын үткәрүче полиция хезмәткәрләре шунда ук тотканнар. Кимда яшәүче берәүнең гаражыннан асылмалы...

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә караган асфальт җәя торган машинадан 90 литр дизель ягулыгын урлау очрагын хокук саклау органнары тиз арада ачканнар.

Техника Тукай янындагы кыр станында торган. Авылда яшәүче берәү моннан файдаланып, бушлай солярка алырга җыенган. Тик аны чираттагы профилактика рейдын үткәрүче полиция хезмәткәрләре шунда ук тотканнар.

Кимда яшәүче берәүнең гаражыннан асылмалы йозакны кисеп, кыйммәтле төзелеш материаллары урлап чыкканнар. Хәзерге вакытта угрыларны эзләү бара.

Красный Валда яшәүче пенсионер хатын-кызның өендә ремонт ясаучы читтән килгән "шабашниклар" аның пенсиясенә кызыкканнар. Акча янчыгыннан өч мең сум акча юкка чыкканын күреп, ул бу турыда полициягә хәбәр иткән. Дәлилләр читтән килгән эшчеләрнең гаепле булуын ачыклаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев