Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Күңелсез хәлләр

Наркотиклар өчен җавап бирәчәкләр Дәүләт автоинспекторлары наркотиклар кулланган ике кешене машина белән идарә иткән өчен тоткарладылар. "Тугызынчы" һәм "унбишенче" модельле машиналарны төнлә документлар тикшерү өчен туктаткач, инспекторлар машина йөртүчеләрнең үзләрен сәер тотуларын сизеп алалар. Тест нәтиҗәләре аларның алкоголь куллануын күрсәтми. Медицина тикшерүе канда наркотик матдәләр булуын күрсәтә. Хәзер бу кешеләргә...

Наркотиклар өчен җавап бирәчәкләр
Дәүләт автоинспекторлары наркотиклар кулланган ике кешене машина белән идарә иткән өчен тоткарладылар.
"Тугызынчы" һәм "унбишенче" модельле машиналарны төнлә документлар тикшерү өчен туктаткач, инспекторлар машина йөртүчеләрнең үзләрен сәер тотуларын сизеп алалар. Тест нәтиҗәләре аларның алкоголь куллануын күрсәтми. Медицина тикшерүе канда наркотик матдәләр булуын күрсәтә.
Хәзер бу кешеләргә суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.
Тагын кибет басканнар
Вожи авылында азык-төлек кибетен басканнар.
Караклар төнлә ишекне ватып керәләр һәм азык-төлек, көнкүреш химиясе, кием-салым урлап чыгалар.
Бу гына аларга аз тоела. Почта бүлеге ишеген ватып, алар аннан конвертлар, маркалар, лотерея билетлары урлыйлар.
Иртә белән эшкә килгән кибет һәм почта хезмәткәрләрен буш прилавкалар каршы ала.
Әнисен кыйнап торган
Даими рәвештә әнисен кыйнап торган Әҗмәрдә яшәүче бер хатын-кызга каршы җинаять эше ачылды.
Ноябрь аенда ул шундый ук гамәлләре өчен җаваплылыкка тартылган булган инде. Тик сабак алмаган. Туганнары әйтүенчә, яшь хатын даими рәвештә эчеп-исереп, әнисен кыйнаган. Шул рәвешле ул аракы алу өчен әнисенең пенсиясен таләп иткән.
Бер тапкыр хөкем ителүен исәпкә алганда, бу хатын-кызны җитди җәза көтә.
Йорт янып беткән
"Спас райтопсбыт" җәмгыяте пилорамы янындагы каравылчы йорты тулысынча янып беткән.
Сәбәбе - эшчеләрнең берсе янып торган мичне караусыз калдырган.
Ярый әле вакытында ярдәм иткәннәр
Бу ял көннәрендә ашыгыч ярдәм бүлегенә аякларын өшеткән ике ир-атны китергәннәр.
Бер авыл кешесе аякларын үзенең ягылмаган өендә, урында яткан килеш өшеткән. Аны күршеләре һәм полиция участковые табып алган.
Соңрак олигофрения белән авыручы бу ир-атның туганнары булмавы һәм ярдәмсез калуы ачыкланган. Ул бик авыр хәлдә кала һәм нәтиҗәдә хастаханәгә эләгә.
Икенче зыян күрүче - туганнары янына кунакка кайткан Самара кешесе. Кафеда бик күп эчкәннән соң, ул шәһәр урамнарының берсендә исереп егылган һәм аны тиздән полиция хезмәткәрләре табып алганнар.
Авариядә ике кешенең гомере өзелгән
Танкеевка авылы янында булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелгән.
Ике чит ил машинасының бәрелү сәбәпләре, шулай ук гаеплене ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла. Бу фаҗига көннең буранлап торуы һәм көчле җил, шулай ук югары тизлек аркасында килеп чыгуы мөмкин.
Бер машинаның шоферы һәм пассаҗирлар җиңелчә тән җәрәхәтләре генә алган, ә икенче машинаны йөртүче һәм пассажирларның берсе авыр тән җәрәхәтләреннән үлә.
Юлларда сак булыгыз
Февраль ахырындагы ял көннәрендә районда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Болгар - Базарлы Матак юлында МАЗ машинасы белән идарә итүче кеше руль артында йоклап китә һәм нәтиҗәдә машина юл кырыена чыгып каплана. Шоферга һәм машинага зыян килми.
Тагын бер юл һәлакәте шәһәрнең Изге Авраам чиркәве янында була. Чит ил машинасы белән идарә итүче хатын-кыз машинасын артка биргәндә электр баганасына бәрелә. Машинага җитди зыян килә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X