Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Каракларны эзлиләр

Акча янчыгын машинасында калдырган шәһәр кешесе шактый зур суммада акчасыннан колак каккан. Ул машинасын ишек алдында калдыра, ә ишеген бикләргә оныта. Берничә сәгатьтән аның телефонына кередит карталарыннан акча алынуы турында хәбәр килеп җитә. Машина "бардачогында" яткан акча янчыгыннан хезмәт хакы ала торган һәм кредит карталары юкка чыккан. Иң аянычы, карталарның...

Акча янчыгын машинасында калдырган шәһәр кешесе шактый зур суммада акчасыннан колак каккан.

Ул машинасын ишек алдында калдыра, ә ишеген бикләргә оныта. Берничә сәгатьтән аның телефонына кередит карталарыннан акча алынуы турында хәбәр килеп җитә.

Машина "бардачогында" яткан акча янчыгыннан хезмәт хакы ала торган һәм кредит карталары юкка чыккан. Иң аянычы, карталарның пин-коды язылган кәгазь дә шул ук акча янчыгында сакланган.

Хәзерге вакытта угрыны эзлиләр. Каракның банкоматтан акча алуын яздырган видеоязма бу эштә төп дәлил булып тора.

Икенче берәү тагын шулай машинасын өе янында куеп, ишекләрен бикләргә дә, машинаны кабыза торган ачкычын алып куярга да оныткан.

Төн уртасында тормоз чыелдаган тавышка уянып киткәч, ул машинасыннан җилләр исүен күргән. Зыян күрүченең гаризасы буенча, эчке эшләр бүлегендә оператив төркем оештырыла һәм алар машина урлаучыларны эзләргә чыгалар. Иртә белән аларны Отрада янында табалар. Машинаны стоянкага куялар, ә җинаять кылуда гаепләнүчеләр тикшерү изоляторына китерелгән. Аларга карата җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев