Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Җирдә тынычлык булсын

Волгоград шәһәрендә булган фаҗига бөтен җәмәгатьчелекне тирән борчуга салды.

Юрий ЗУЙКОВ,
район ветеран оешмалары советы рәисе.
Волгоградтагы теракт һәр кешене тетрәндерде, күңелдә авыр уйлар калдырды. Яңадан бер гаепсез кешеләрнең каны түгелде, араларында яшьләр һәм балаларның булуы аеруча кызганыч. Кемнеңдер яман нияте аркасында чәчәктәй кеше гомере өзелүенә йөрәк әрни…
Экстремистларның мондый гамәлләренә беркайчан да битараф калмаска кирәк. Мондый җинаятьләрнең җәмгыятебездәге хәлне тотрыксызландыру максаты белән эшләнүен барыбыз да яхшы белә. Бездә дә Якын Көнчыгыштагы кебек кан түгелүен, күз яшьләре тамуын телиләрме икән әллә алар?
Мондый терактларны булдырмауга юнәлдерелгән эшләрне көчәйтергә кирәк. Кызганыч, әле дә төрле төбәкләрдә кешеләрнең үлеменә китерүче куркыныч хәлләр еш булып тора. Шуңа күрә безгә һәрчак сак һәм сизгер булырга кирәк. Күпме гасырлар буе без, төрле милләт вәкилләре, дуслык һәм тынычлык шартларында яшәдек. Киләчәктә экстремизмга юл куелырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев