Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Эчү юньлегә илтми

Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен шәһәрдә яшәүче бер кеше ун тәүлеккә кулга алынган. Баксаң, ул инде быел руль артына исерек хәлдә утырганы өчен бер тапкыр җәзага тартылган булган. Суд карары нигезендә, законны санга сукмаучыга утыз мең сум күләмендә штраф салынган, ел ярымга идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән....

Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен шәһәрдә яшәүче бер кеше ун тәүлеккә кулга алынган.
Баксаң, ул инде быел руль артына исерек хәлдә утырганы өчен бер тапкыр җәзага тартылган булган. Суд карары нигезендә, законны санга сукмаучыга утыз мең сум күләмендә штраф салынган, ел ярымга идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән. Тиешле сабак аласы урында, ул яңадан салмыш баштан машинасын кабызып чыккан…
Судта җавап бирәчәк
Шәһәрдә яшәүче бер кешегә Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 162 нче маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк.
Күптән түгел генә полициягә шәһәрдәге олы яшьтәге ир-ат, йортына битлек кигән билгесез кешенең бәреп керүе һәм янап акча таләп итүе турында хәбәр итә. Курыккан карт әле яңа гына алган пенсия акчасының кайдалыгын күрсәтә.
Полиция хезмәткәрләре оператив мәгълүматларга таянып, җинаятьченең эзенә төшәләр. Шәһәрдә яшәүче һәм беркайда да эшләмәүче бу кеше моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Әллә яңадан төрмә тормышы сагындырганмы, әллә инде эшсезлектән акчага тилмергәнме - монысы төгәл билгеле түгел. Һәрхәлдә, җинаять кылуга этәргеч биргән сәбәпләрне ул үзе белә торгандыр…
Җинаятьче гаебен таный, тик менә урлаган егерме мең сумның унбиш меңен туздырырга өлгергән. Хәзер бу егеткә суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Көндез дә, төнлә дә урлыйлар…
Узган атнада районда берничә урлау очрагы теркәлгән.
Бугровкада "Сувар Б" җәмгыятенә караган трактордан билгесез кешеләр җитмеш литр дизель ягулыгы агызып алган. Өстәвенә, транспорт чарасыннан кайбер кыйммәтле детальләрне дә сүтеп киткәннәр.
Әҗмәр авылындагы эшмәкәргә йөз мең сумга якын зыян китерелгән. Билгесез кешеләр аның складыннан җиңел автомобиль һәм тракторларга дип сатып алган запас частьләрне урлап чыкканнар. Караклар складка ишектәге йозакны ватып кергән.
Ә менә Чәчәкле авылындагы бер кешенең бикле сараеннан унбиш каз урлап чыкканнар. Көпә-көндез Красная Слобода авылындагы көтүдән өч сарыкны урлаганнар. Әлеге караклыкта (сарык урлаучылар) шикле кешеләр билгеле, тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев