Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эчү яхшыга китерми...

    Суд салмыш килеш руль артына утырган шәһәрдә яшәүче ике кешене машина йөртү таныклыгыннан ел ярымга мәхрүм иткән һәм утызар мең сум административ штрафка тарткан. Аларның берсен дәүләт автоинспекторлары юл-транспорт һәлакәте урынында тотканнар: исерек шофер идарәне югалтып, чүп-чар контейнерына бәрелә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә. Икенче кешене полиция хезмәткәрләре документлар...

    Суд салмыш килеш руль артына утырган шәһәрдә яшәүче ике кешене машина йөртү таныклыгыннан ел ярымга мәхрүм иткән һәм утызар мең сум административ штрафка тарткан.
    Аларның берсен дәүләт автоинспекторлары юл-транспорт һәлакәте урынында тотканнар: исерек шофер идарәне югалтып, чүп-чар контейнерына бәрелә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә.
    Икенче кешене полиция хезмәткәрләре документлар тикшерү өчен туктатканнар. Ир-аттан алкоголь исе килә һәм үз-үзен сәер тота һәм аңа спиртлы эчемлекләр куллануга тест ясаганнар. Тест уңай нәтиҗә бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: