Болгарда яшәүче ике кешегә Рабига күленнән койма урлаган өчен штраф бирелде
Угрылар 32 метр тимер койманы сүтеп алып киткәннәр.
Рабига күле буеннан 32 метр тимер койма урлап киткән ике Болгар кешесенә Спас район суды алдында җавап бирергә туры килде.
Угрылар муниципалитетка китергән зыян 48 мең сумга бәяләнде.
Тикшерү барышында табылган угрылар гаепләрен таныганнар һәм койманың бәясен тулысынча кайтарып биргәннәр.
Барлык шартларны исәпкә алып, суд гражданнарга каршы җинаять эше ачмаска, штраф бирү белән чикләнергә карар чыгарды.
Хәзер каракларның икесенә дә 30ар мең сум штраф түләргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев