Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бәла аяк астында

    Кузнечиха авылы янындагы машина юлында булган авариядә бер яшь ир-ат зыян күргән. Машинасы ватылгач, ул юл кырыена туктап, техникасын ремонтларга тотынган. Бу мәлне трассаны кардан чистартып килүче юл хезмәтенең йөк машинасы үткән. Җиңел машинаны күрмичә, ул аны машина чүмече белән кюветка алып ташлаган. Авария нәтиҗәсендә җиңел машина хуҗасының сәламәтлегенә зыян...

    Кузнечиха авылы янындагы машина юлында булган авариядә бер яшь ир-ат зыян күргән.
    Машинасы ватылгач, ул юл кырыена туктап, техникасын ремонтларга тотынган. Бу мәлне трассаны кардан чистартып килүче юл хезмәтенең йөк машинасы үткән. Җиңел машинаны күрмичә, ул аны машина чүмече белән кюветка алып ташлаган.
    Авария нәтиҗәсендә җиңел машина хуҗасының сәламәтлегенә зыян килгән, ә машинасы төзәтеп булмаслык яньчелгән.
    Авариядә гаепле шофер тикшерү барышында, буран чыгу сәбәпле, юл кырыенда торган машинаны күрмәвен әйткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: