Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Без капчыкта ятмый...

Узган атнада районда ике урлашу очрагы теркәлгән. Өчкүл авылында билгесез кешеләр төн уртасында форточка аша Мәдәният йортына үтеп кергәннәр. Урлаган әйберләрен - микшер пультын, акустик системаны һәм музыка җиһазларына комплектлаштыру өлешләрен алар форточка аша чыгарганнар. Тик бу гына аларга аз тоелган, күрәсең. Саклык банкының Алексеевск бүлеге өстәмә офисы ишеген ватып,...

Узган атнада районда ике урлашу очрагы теркәлгән.
Өчкүл авылында билгесез кешеләр төн уртасында форточка аша Мәдәният йортына үтеп кергәннәр. Урлаган әйберләрен - микшер пультын, акустик системаны һәм музыка җиһазларына комплектлаштыру өлешләрен алар форточка аша чыгарганнар. Тик бу гына аларга аз тоелган, күрәсең. Саклык банкының Алексеевск бүлеге өстәмә офисы ишеген ватып, алар аннан тимер шкафны алып чыкканнар.
"Рыбная лавка" кафесына караклар шулай ук тәрәзә аша кергән. Иртән килгән хуҗалар унбер мең сумлык азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләр югалуын ачыклаган.
Полиция хезмәткәрләре сүзенә караганда, бу фактлар буенча тикшерү бара.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X