Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Без капчыкта ятмый

Әҗмәрдә яшәүче бер хатын-кызны кеше үтергән өчен суд алты елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрде. Район прокуроры урынбасары Фәнил Гайсин хәбәр иткәнчә, бу җинаять вакытлыча безнең районда яшәгән һәм балык тоту белән шөгыльләнгән гаиләдә кылынган. Бу эш гаиләгә шактый гына табыш китерсә...

Әҗмәрдә яшәүче бер хатын-кызны кеше үтергән өчен суд алты елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрде.
Район прокуроры урынбасары Фәнил Гайсин хәбәр иткәнчә, бу җинаять вакытлыча безнең районда яшәгән һәм балык тоту белән шөгыльләнгән гаиләдә кылынган. Бу эш гаиләгә шактый гына табыш китерсә дә, хатынның сүзләренә караганда, күбрәк аңа эшләргә туры килгән, аннары ире эчәргә салынган, гаиләдә тавыш чыга башлаган.
Җинаять кылынган көнне дә ире өенә исереп кайткан, хатыныннан машина алу өчен акча таләп итә башлаган. Тик кызына һәм оныгына ярдәм итәргә кирәклеген аңлатып, хатыны акча бирүдән баш тарткан. Сүздән сүз чыгып, бәхәс сугышка әйләнгән һәм ир-ат хатынын кыйнаган. Мондый хәлнең соңгы елларда күп тапкыр кабатлануын исәпкә алып, хатыны үч алырга була. Төнлә, ире йокыга киткәч, ул аның башына һәм муенына берничә тапкыр балта белән суккан. Ире селкенми башлагач, күршесенә чылтыратып, ирен үтерүе турында әйткән һәм мәетне яшерергә ярдәм итүен үтенгән. Күршесе моны шаярту дип аңлап, трубканы элгән. Хатын мәетне ишек алдына сөйрәп чыгып, базга төшереп күмгән, өстен чүп-чар белән каплаган. Өйгә кергәч, мөмкин булганча җинаять эзләрен яшерергә тырышкан: идәннәрне һәм җиһазларны кан тапларыннан юган, ә буялган киемнәрен һәм балтаны чыгарып күмгән.
Бу хәлдән соң башка көннәрдә ул үзен берни булмагандай тоткан, ә күршеләре ире турында сорагач, шәһәргә китте, дип җавап биргән. Ләкин авыл халкы шикләнә башлаган, үтерү турында сүзләр таралган. Төнге чылтыратуны искә төшереп, йортка полиция хезмәткәрләре килеп җиткән.
Ул иренең югалуына катнашы булмавын, хәтта оперативниклар базда иренең мәетен һәм кайбер дәлилләрне тапкач та җинаять кылуын танымаган. Күпсанлы экспертиза бу җинаятьне ул башкаруын дәлилләп күрсәткәч кенә үз теләге белән гаебен тану турында гариза язган. Ләкин суд моны игътибарга алмаган. Хатын-кызның җинаять җәзасына беренче тапкыр тартылуы һәм уңай характеристика гаебен җиңеләйтү шарты булып исәпкә алынган.
Җинаятьне җентекләп тикшергәннән соң, суд хатынны алдан уйлап кеше үтерүдә гаепли (РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 1 өлеше) һәм тиешле җәза бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев