Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Белдерү кәгазьләре җибәрелә

Хәзерге вакытта элемтә бүлекләре Россия Пенсия фондының заказлы хатларын тарату белән мәшгуль. Аларда хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше булган гражданнарга 2010 елда махсус шәхси счётларда җыелган акчалар турында мәгълүматлар язылган.

Мондый хатларны районның 9 меңнән артык кешесе алачак: 1967 һәм аннан соңрак елларда туганнар; гражданнарның пенсия акчасын дәүләт белән бергә финанслау программасында катнашучылар; 2002 - 2004 елларда алар файдасына шул чакта гамәлдә булган закон нигезендә иминиятләштерү взнослары түләнгән 1953 - 1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957 - 1966 елларда туган хатын-кызлар.
Белдерү кәгазьләрендә 2010 һәм аннан алдагы еллар өчен эш бирүче пенсиянең иминиятләштерү һәм тупланма өлешен финанслауга түләгән иминиятләштерү взнослары турында мәгълүматлар бар. Аларда шулай ук гражданин сайлаган идарә итүче компания аның акчаларын 2010 елда инвестицияләп, күпме файда алуы турында да мәгълүмат язылган.
Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасында катнашучыларның белдерү кәгазьләрендә дә 2010 елда гражданин хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә күчергән өстәмә иминиятләштерү взнослары һәм аның хисабына дәүләт күчергән сумма турында мәгълүматлар бар.
Һәр хат гражданинның шәхси исәп-хисап счётында күрсәтелгән адрес буенча җибәреләчәк. Кагыйдә буларак, бу яшәү урыны адресы.
Әгәр гражданин үзенең шәхси исәп-хисап счёты турында мәгълүматларны алмаса, ул яшәү урыны буенча элемтә бүлегенә яки Пенсия фонды идарәсе органына паспорт һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүнең иминиятләштерү таныклыгы белән мөрәҗәгать итеп, белдерү кәгазе килмәгән сәбәпләрне ачыклый ала. Пенсия фонды идарәсе җибәргән белдерү кәгазьләре, гадәттә, тору урыны дөрес күрсәтелмәү яки гражданинның тору урынын алыштыру аркасында килеп җитә алмый.
Адрес үзгәргән очракта гражданин шәхси исәп-хисап счётының адрес өлешен алыштыру турында гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенең җирле органына яки тапшырыла торган шәхси мәгълүматларны үзгәртү өчен, эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Октябрь-ноябрь айларында Пенсия фонды идарәсе хәбәр кәгазьләрен җибәрүнең икенче этабын - пенсиянең тупланма өлеше булмаган гражданнарга мәгълүматлар җибәрүне башлап җибәрә. Аларда иминиятләштерү өлешенә булган иминиятләштерү взнослары гына күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев