Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Балык кыйммәткә төшкән

"Уылдык чәчү" операциясе барышында "Спас" заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның алтмыш биш очрагын теркәгәннәр. Законсыз рәвештә балык тоткан дүрт кешегә карата җинаять эше ачылган. Аларны балыкны көймәдән машинага төягән вакытта тоталар. Кылган гамәлләре һәм табигатькә китергән зыян өчен аларга 58 мең сум штраф түләргә кирәк булачак. Административ хокук бозулар...

"Уылдык чәчү" операциясе барышында "Спас" заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның алтмыш биш очрагын теркәгәннәр.
Законсыз рәвештә балык тоткан дүрт кешегә карата җинаять эше ачылган. Аларны балыкны көймәдән машинага төягән вакытта тоталар. Кылган гамәлләре һәм табигатькә китергән зыян өчен аларга 58 мең сум штраф түләргә кирәк булачак.
Административ хокук бозулар кодексының 8.39 маддәсе буенча, утыз кешегә бер мең сумнан алып ике мең сумга кадәр штраф салынган.
Тагын утыздан артык закон бозучылар әлегә билгеле түгел. Тикшерүчеләр елгадан ятьмәләр һәм башка тыелган балык тоту чаралары тапканнар.
Анда булган балыкларны суга җибәреп, ятьмәләрне юк иткәннәр. Шулай итеп, табигатькә бер миллион ике йөз мең сумнан артык зыян килми калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев