Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Аеруча сак булырга кирәк

Шәһәргә керә торган урында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренче очракта үзебездә эшләнгән машина белән идарә итүче ир-ат идарәне югалтып, кюветка төшә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. Авариядә машина хуҗасы үзе гаепле, чөнки машинасына кышкы резина куймаган. Бозлавык һәм югары тизлек аркасында техника контрольдән чыга һәм шундый күңелсез хәлләргә китерә. Икенче...

Шәһәргә керә торган урында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Беренче очракта үзебездә эшләнгән машина белән идарә итүче ир-ат идарәне югалтып, кюветка төшә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. Авариядә машина хуҗасы үзе гаепле, чөнки машинасына кышкы резина куймаган. Бозлавык һәм югары тизлек аркасында техника контрольдән чыга һәм шундый күңелсез хәлләргә китерә.
Икенче машина йөртүче юлда кар "боткасына" эләгеп, тиешле маневр ясый алмаган.
Бу аварияләрдә кешеләр зыян күрмәгән, транспорт чараларына да зур зыян килмәгән.
Ләкин автоинспекторлар тагын бер тапкыр кисәтү ясый: кышкы бозлавыкта, кар көртләрендә, күз күреме начар булганда машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев