Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Үзегез сайлый аласыз

Булачак пенсияне исәпләү мәсьәләсе күпләрне борчый. Кайбер сорауларга Пенсия фонды идарәсенең Спас район бүлегендә клиентлар белән эшләү белгече Ольга Матвеева җавап бирә.

- 2014 елдан пенсиянең тупланма өлешенә күчерелә торган тариф үзгәрә диләр, дөресме?

- Әйе, дөрес. 1967 елда туган һәм аннан соң туучыларга 2013 елда хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият взнослары тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә: хәзерге кебек 6 процент калдырыргамы, яки 2 процентка киметеп, пенсиянең иминият өлешен хәзерге 10 проценттан 14 процентка арттырыргамы.

Тарифны сайлау хокукы "Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләрләр кертү турында"гы 2012 елның 3 декабрендә чыккан Федераль закон нигезендә бирелә.

- "Сорамаучылар" һәм актив гражданнарның тарифы нинди булачак?

- Әгәр "сорамаучылар" 2014 елдан һәм аннан соң хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру өчен элеккечә тарифның 6 проценты күчерелсен дип тели икән, 2013 ел дәвамында компания управляющиен сайлау турында гариза бирә (шул исәптән "Внешэкономбанк" дәүләт компаниясе управляющиена) яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына. Элеккечә, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергәндә кеше мәҗбүри пенсия страхованиесе турында аның белән килешү төзи.

Быел гариза язмаучыларга, яки «сорамаучыларга» 2014 елдан хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслау өчен иминият взнослары тарифының 2 проценты , ә пенсиянең иминият өлеше 14 проценты күләмендә исәпләнәчәк.

Алдагы елларда бер тапкыр булса да компания управляющиен сайлау турында "Внешэкономбанк"дәүләт компаниясе яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына гариза биреп, ул канәгатьләндерелсә, 2014 елдан пенсиянең тупланма өлешенә элеккечә тарифның 6 проценты, ә пенсиянең иминият өлешенә 10 процент исәпләнеп барачак. Шул ук вакытта бу кешеләр алдагы елдан "Внешэкономбанк" аша үзләренең пенсия тупланмаларын тарифның 2 проценты белән исәпләтә алалар, шуның белән Пенсия фондында пенсиянең иминият өлешен 14 процентка кадәр арттыралар. Моның өчен "Внешэкономбанк" дәүләт компаниясендә инвестиция портфелен сайлау турында "2 процент" билгесе куелган тиешле гариза бирергә кирәк.

- Кайсысын - 2ме яки 6 процентны сайлау әйбәт булырмы?

- Пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга иминият взнослары тарифы күләменең күпме булуын һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш. Шуны да истә тотарга кирәк, тарифның 2 процент пенсия хокукына зыян салу дигән сүз түгел, чөнки пенсиянең иминият өлеше 4 процентка арта. Ә аның иминият өлеше дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм аңа базар куркынычы янамый.

- Балигъ булмаганнар кеременнән дә мәҗбүри пенсия иминияте системасына взнослар түләнә. Бу очракта тарифны ничек сайларга?

- Монда тарифны ата-анасы яки баланың законлы вәкиле гомуми нигездә сайлый. Аларның 2014 елдан баланың пенсия тупланмаларын "Внешэкономбанк" дәүләт компаниясе управляющие аша тариф 2 яки 6 процент белән, шулай ук хосусый компания управляющие яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша 6 процент тариф белән формалаштыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия Пенсия фонды идарәсе тупланма өлешен