Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Алдан кайгыртырга кирәк

Районның 900 ләп кешесенә 2002 елга кадәрле хезмәт стажы турындагы мәгълүматлар әле һаман да Пенсия фондына тапшырылмаган.

Идарә белгечләре аңлатуынча, кирәкле мәгълүматларны җыюга 2005 елда ук керешкәннәр. Бу эшне тизрәк башкарып чыксаң, пенсияне дә тизрәк билгеләү мөмкинлеге туа, хезмәт кенәгәләрен күрсәтеп тә торасы түгел. Әлегә идарәгә җиде мең кешенең эш стажы турында мәгълүматлар алынган. Предприятиеләрдә эшләүче кешеләргә карата белешмәләрнең бер өлеше электрон почта ярдәмендә тапшырылган. Калганнарына (эшләмәүчеләргә, эшмәкәрләргә, районда яшәмәсәләр дә, яшәү урыны буенча теркәлгән кешеләргә) хәбәр-чакыру җибәрелгән булган. Аларны алган кешеләргә якын араларда Пенсия фондына хезмәт кенәгәсе, хәрби билет һәм белем турындагы документларны алып килергә кирәк. Документлар эшкәртеләчәк һәм мәгълүматлар базасына кертеләчәк. 2002 елга кадәр хезмәт стажы булмаучылар бу хакта телефоннан шалтыратып та хәбәр итә алалар.

Хезмәт стажының күпме булуы турыдан-туры пенсиянең күләмендә чагылыш табачак. Шуңа күрә мәгълүматлар җыюга җитди карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПФР мәгълүматлар