Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үзебезнеке –– яхшырак һәм ышанычлырак…”

2009 елдан бирле республикада "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасының промышленность һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән "Татарстанныкын сатып ал" акциясе уздырыла. Сатып алучылар бу акциягә кушылырга телиләрме икән?

Галина Спирькова, сатучы (Кузнечиха авылы):
- Спас районының азык-төлек кибетендә эшлим. Товарлар ассортименты начар димәс идем. Әлеге акция турында да ишеткәнем бар. Алай гына да түгел - үзем һәм сатып алучыларым бу акциядә катнашырга тырышабыз. Ипинең үзебезнең комбинатта пешерелгәнен генә сатып алабыз. Авыл халкының күпчелеге шушы ипигә өстенлек бирә, чөнки ул тәмле, ак ипигә караганда озаграк та сакларга була. Үзебезнең район комбинатында җитештерелгән токмач әйберләре, кесәл, коймак онына да ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Казан икмәк пешерүчеләренең кондитер әйберләре -- прәннек белән мармеладны да халык теләп сатып ала. Ә менә колбаса һәм сырны башка төбәкләрдән китерәләр. Шуңа күрә кешеләр теге яки бу әйберне сатып алганда, иң әүвәл продуктның сыйфаты һәм саклану вакыты белән кызыксыналар.
Вера Н., пенсионер (Екатериновка авылы):
- Кулыңда акчаң булса, кибетләрдә җаның теләгән әйберне сатып алырга мөмкин. Шулай да, үзең җитештергән продуктларга ни җитә инде. Авыл халкының күпчелеге мал-туар асрап көн күрә. Без, мәсәлән, тавык, каз, дуңгызлар асрыйбыз. Итне беркайчан сатып алган юк. Кышлыкка кирәк кадәр яшелчә әзерләп куйдык, варенье кайнаттык, кыяр-помидор тозладык.
Запаслар җитәрлек булса да, кибеттән әйберләр сатып алырга туры килә. Төп продуктларны авылдагы бердәнбер сәүдә ноктасыннан сатып алабыз. Дөрес, кайбер кирәкле нәрсәләрне почта элемтәсе бүлегеннән дә алырга була. Район үзәгенә баргач та мөһим әйберләрне күбрәк итеп алырга тырышабыз. Бәясе бераз арзанрак һәм срогы чыкмаган булса, товарның кем тарафыннан җитештерелүенә дә карап тормыйбыз. Ә менә колбасаны бары тик Мамадышта җитештерелгәнен генә алам. Минемчә, һәр азык-төлек сыйфатлы һәм тәмле, аяк һәм өс киеме --җайлы, көнкүреш техникасы -- сыйфатлы булырга тиеш.
Илсөяр Садриева, Спас тармак технологияләре техникумының кадрлар бүлеге инспекторы:
- Продуктлар сатып алганда җитештерүчеләргә аерым игътибар бирмим, шулай да кайчан эшләп чыгарылуы белән кызыксынам. Сөт продуктларына килгәндә, Татарстанда җитештерелгәнен генә алам. Сөт, каймак һәм эремчек аеруча тәмле булла.
Гөлзидә Кыямова, укытучы (Әҗмәр авылы):
- Без барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә әлеге акциядә катнашучылар булып саналабыз. Мисалга ипине генә алыйк. Бары тик үзебез районда пешерелгән икмәк-булка ризыкларын алырга тырышам. Чөнки алар тәмле дә, сыйфаты да яхшырак. Ярмаларның Казанда җитештерелгәненә өстенлек бирәм, чөнки сыйфаты һәрвакыт югары була. Яшелчә, ит, сөт - үзебезнеке. Колбасаның бары тик "Хәләл" маркасы белән Питрәч районында җитештерелгәнен генә алабыз. Кондитер әйберләренә килгәндә, мин үзем пешерергә яратам, чәйне бал һәм варенье белән тәмләп эчәбез!
Өс һәм аяк киемнәре сатып алганда, ошаганын һәм җайлысын сайлыйм. Әлбәттә инде, бәясенә дә игътибар итәм.
Гөлшат Дәүләтова, Спас хастаханәсенең физкабинет шәфкать туташы:
-- Сүз дә юк, азык-төлек сатып алганда беренче чиратта җитештерүченең кем булуы белән кызыксынам. Сөт продуктларына килгәндә, бары тик үзебезнең республикада җитештерелгәнен генә сайлыйм. Ит продуктларын Чаллыдан яки Питрәчтән китергәннәрен алам. Ипинең Чистайда һәм бары тик үзебездә пешерелгәннәрен генә сатып алырга тырышам.
Ислам Галләмов (Болгар шәһәре):
-- Кирәкле продукт һәм товарларны үзебезнең шәһәрдәге универсамнардан сатып алам. Аларда сайлап алу мөмкинлеге зур, еш кына ташламалар да ясыйлар. Сатып алучы өчен бу аеруча мөһим. Продуктны сатып алганчы башта аның кайчан җитештерелүе белән кызыксынам. Ит һәм сөт продукциясен фәкать Татарстанныкын гына сайлыйм, икмәк-булкаларны да республикада җитештерелгәнен генә алам. Кыскасы, үзебезнең товарларга күбрәк өстенлек бирәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев