Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзең җыенсаң – башкага ярдәм ит!

Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» социаль акциясе беренче тапкыр 2007 елда игълан ителде. Шуннан бирле ел саен уздырыла башлады. Бу акциянең төп максаты– аз тәэмин ителгән гаиләләрнең мәктәпкә укырга барырга җыенган балаларына ярдәм итү. Акциядә ел саен меңләгән татарстанлылар, шул исәптән төрле оешмалар һәм аерым кешеләр актив катнаша. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында мәктәп кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге булмаган гаиләләрдәге балаларны шатландыру, 1 сентябрь көнен алар өчен чын бәйрәм итү өчен акча, башка әйберләр җыялар.

– Быел акция кысаларында шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр 68 мең сум акча җыйды, – диләр Спас районы мәгариф идарәсендә, – барысы 410 мең сум кирәк. Бу акча беренче класска керүчеләргә портфель һәм башка мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга тотылачак. Районда быел 205 бала беренче класска укырга керергә җыена.

Районда яшәүче һәр кеше дә хәйриячеләр сафына кушылып, уртак эшкә үзеннән өлеш кертә ала. Бүгенге көнгә акциядә 8 авыл җирлеге, 16 мәктәп, 20дән артык балалар бакчасы һәм шәһәрдәге кайбер оешмалар катнашты. Хәйриячеләр балаларга мәктәп кирәк-яраклары гына түгел, ә бала күңелендә гомерлеккә сакланачак чын бәйрәм бүләк иттеләр. Кылган игелек беркайчан онытылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев