Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зарарлы хезмәт шартларында

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан "Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында" Федераль закон үз көченә кереп, шуңа бәйле Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Алар нидән гыйбарәт соң? Хезмәт кодексының 92 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә, дип аңлатып үтә район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова, махсус бәяләү буенча хезмәт шартлары 3 һәм 4 дәрәҗә...

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан "Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында" Федераль закон үз көченә кереп, шуңа бәйле Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Алар нидән гыйбарәт соң?
Хезмәт кодексының 92 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә, дип аңлатып үтә район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова, махсус бәяләү буенча хезмәт шартлары 3 һәм 4 дәрәҗә зыянлы (3.3 һәм 3.4 подкласслары) һәм куркыныч дип табылса, анда эшләүчеләр өчен атнасына 36 сәгатьтән артмаган кыскартылган эш вакыты билгеләнә.
Эш шартларына бирелгән бәяне исәпкә алып, хезмәт килешүенә төзелгән аерым килешүдә һәм коллектив килешүендә эш вакыты атнасына 40 сәгатькә кадәр озайтыла ала (РФ ХКның 94 маддәсе 3 өлеше), бер көнлек эш вакыты да шул ук тәртиптә үзгәртелә.
Хезмәт кодексының ел саен бирелә торган түләүле өстәмә ял бирү тәртибен билгеләүче 117 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, бу ял махсус бәяләү буенча эш шартлары 2, 3, 4 дәрәҗәдә (3.2, 3.3, 3.4 подкласслары) зыянлы яки куркыныч дип билгеләнгән эшчеләргә генә бирелә ала. Мондый отпускның озынлыгы кимендә җиде календарь көн тәшкил итәргә тиеш (Хезмәт кодексының 117 маддәсе 1 һәм 2 өлешләре).
Ел саен бирелә торган түләүле өстәмә ялның озынлыгы, хезмәт шартларын махсус бәяләүне исәпкә алып, хезмәт килешүенә кертелә ала. Бу ялның җиде көннән артып киткән өлешен акчалата компенсация белән алыштырырга мөмкин.
Хезмәт кодексының 147 маддәсендә зыянлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә өстәмә билгеләнә торган минималь хезмәт хакы да күрсәтелгән. Ул гадәти хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләр өчен билгеләнгән тариф ставкасының (окладның) 4 процентын тәшкил итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X