Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара салым үзен аклый

Үзара салым җирле бюджетка өстәмә керем чыганагы гына түгел, ул халык активлыгын күтәрү чарасы да. Наталья Майорова, хезмәт ветераны. Билгеле булганча, узган ел үзара салым буенча референдумнар авыл җирлекләрендә үткәрелгән иде. Безнең Полянка җирлеге референдум буенча алдынгылар арасында булмады, чөнки тавыш бирүдә халыкның 65,3 проценты гына катнашты. Аларның күбесе үзара...

Үзара салым җирле бюджетка өстәмә керем чыганагы гына түгел, ул халык активлыгын күтәрү чарасы да.
Наталья Майорова,
хезмәт ветераны.
Билгеле булганча, узган ел үзара салым буенча референдумнар авыл җирлекләрендә үткәрелгән иде. Безнең Полянка җирлеге референдум буенча алдынгылар арасында булмады, чөнки тавыш бирүдә халыкның 65,3 проценты гына катнашты. Аларның күбесе үзара салым түләү яклы булды.
Бу нәрсә бирә соң? Җирлек территориясендә яшәүче 18 яшен тутырган һәр кеше 200 сум акча түли. Ә һәр җыелган сумга республика бюджеты тагын дүрт сум өстәгәнлектән, җирлек казнасына 2014 елда 366000 сум акча керде, аларның 73200 сумы халыктан җыелды. Бу акча мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен тотыла.
Аерым алганда, Танкеевкада - янгын гидранты, Балымер белән Полянкада Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл куелды. Моннан тыш, Полянкада кибет янына кадәр юл ясалды, балалар мәйданчыгы өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Минемчә, бу аз түгел.
Ләкин кайберәүләр үзара салымны хупламый, салым түләгәч, тагын өстәмә акча җыюның кирәге юк дип уйлый. Дөресен генә әйткәндә, җирлек бюджетларына бүлеп бирелгән акча проблемаларны хәл итәргә җитми, ә үзара салым билгеле бер максат өчен җыела һәм аның нәрсәгә сарыф ителүен халык белеп тора.
Аз керемле кешеләргә нишләргә соң? Беренчедән, үзара салым түләү - ирекле гамәл, икенчедән, җирле үзидарә органнары кешенең хәлен аңлап, акчалата взносны тиешле эштә катнашуга алыштырырга мөмкин, ди.
Һәр кеше референдумда үзе теләп тавыш бирә һәм акчаны да үз иреге белән түли, шуңа күрә җирле хакимияттән акчаның нинди максатка сарыф ителүен белүне таләп итә ала. Гражданин һәм җәмгыять идарә органнарын контрольдә тота алгач, алар нәтиҗәлерәк эшли башлый.
Билгеле, үзара салым системасында кимчелекләр дә җитәрлек. Бурычларны түләтү механизмы эшләнмәгән, килешүләр төзегәндә эшнең һәм материалның бәясе арта, республика бюджетыннан акча бирү тоткарланырга мөмкин. Тик болар барысы да хәл ителә торган мәсьәләләр, ә үзара салым үзен тулысынча аклый.
(Материал инициатива төркеме тарафыннан әзерләнде һәм түләүсез басыла).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев