Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда сак булыгыз

2012 елда район территориясендә ике кеше машина астында калды, берсенең гомере өзелде.

Бу турыда ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова хәбәр итте.
Юл һәлакәтләренең күбесе машина йөртүчеләр гаебе белән булса да, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча җәяү йөрүчеләргә юл кагыйдәләренә тиешенчә игътибар бирмәгән өчен ике йөз сум күләмендә штраф салынуын онытмаска кирәк. 2012 елда бу маддә буенча 160 материал тутырылды.
Юл аша махсус чыгу урыннарыннан гына, ә алар булмаган очракта - тротуарлар яки юл кырыйлары үткән урыннардан гына чыгарга яравын исегездә тотыгыз. Якында "зебра" күренмәсә, юлның бүлгеч полосалар һәм чикләүләр булмаган җирендә, ул ике якка да яхшы күренеп торган урында, аның кырыена туры почмак ясап чыгарга ярый. Нинди генә хәлдә дә, башта транспорт йөртүченең сезгә юл бирүен тикшерегез.
Машина йөртүчеләрнең барысы да юл бирми, моны инспекторлар рейдлар вакытында даими күреп торалар. Соңгы берничә ай эчендә Административ хокук бозулар кодексының 12.18 маддәсе нигезендә, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен һәр 25нче машина йөртүчегә мең сум күләмендә штраф салынды.
Көн кыска булганлыктан, машина йөртүчеләр тизлекне арттырмаска, ә җәяү йөрүчеләр рульдә утыручы кешеләр өчен юлда көтелмәгән хәлләр китереп чыгармаска тиеш.
Юл йөрү кагыйдәләре тәүлекнең караңгы чагында йөргән җәяүлеләргә киемдә яктыны чагылдыра торган элементлар (мәсәлән, беләзекләр) кулланырга киңәш итә. Фараның якын утын кабызып хәрәкәт иткән машина йөртүче мондый беләзек кигән җәяүлене 130-140 метрдан, еракка яктырта торган фараларын кабызган машина йөртүче - 400 метр ерактан күрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев