Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлда – балалар

Балаларның юл-транспорт аварияләрендә имгәнүләре җитди проблемаларның берсе. Хәзер мәктәптә җәйге каникуллар вакытында көннәр буе урамда уйнаган балаларга икеләтә игътибар кирәк.

Юрий Баранов,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Агымдагы ел башыннан Татарстанда балалар һәм 16 яше тулмаган яшүсмерләр катнашында 130 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 6 баланың гомере өзелгән, 137се төрле тән җәрәхәтләре алган. Безнең районда да балигъ булмаган яшүсмерләр зыян күргән ике авария теркәлгән.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәрге балаларны машинада махсус беркетү җайланмасыннан башка йөртү тыелса да, бу таләпнең үтәлмәве еш кына балаларның сәламәтлегенә зыян килүгә сәбәпче булып тора. Бу положениене бозган өчен 500 сум штраф салына. Тик, статистика мәгълүматлары күрсткәнчә, штрафлар гына хәлне яхшыртуга ярдәм итми.
Мәсәлән, узган ел гына да республикада машинада махсус җайланмадан башка йөртү аркасында өч баланың гомере өзелгән. Шуңа күрә бу мәсьәләгә игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер кат искәртәсем килә. Махсус җайланма алуда экономияләнгән акча сезгә баланың гомерен кайтара алмый.
ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм аларны административ җаваплылыкка тарту буенча максатчан чаралар үткәрә. Узган ел безнең районда 180нән артык шундый очрак теркәлсә (2010 елда - 65), быел ул 100гә якын булды.
Язгы-җәйге сезонда ике тәгәрмәчле транспорт аварияләре бермә-бер арта. Беренче чиратта бу балигъ булмаган велосипед йөртүчеләр һәм скутер белән идарә итүчеләргә кагыла. Узган ел Татарстанда велосипедта йөрүчеләр катнашындагы аварияләрдә 8 кешенең гомере өзелде, 99 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең яртысы - балалар. Мондый хәл велосипедчыларның юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, автомобиль юлларыннан йөрүләре аркасында килеп чыга. Безнең районда ике шундый очрак теркәлде.
Ә скутер белән идарә итүчеләр катнашында булган аварияләрдә былтыр 3 кеше үлгән, 160 кеше тән җәрәхәтләре алган. Скутерларның бәясе шактый арзан, ә двигательнең күләме 50 куб сантиметрдан, максималь тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмаган техниканы ЮХИДИ бүлекләрендә теркәргә кирәкми, алар белән идарә итү өчен машина йөртүче таныклыгы да кирәк түгел. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы да кирәк түгел. Шуңа күрә бу куркыныч "уенчыклар" аеруча яшүсмерләр арасында киң таралды.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, мопед һәм скутер юл хәрәкәтендә катнашучылар булып санала, шуңа күрә алар барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Гамәлдәге закон буенча, юлларда мопед белән идарә итү өчен кешегә 16 яшь тулган һәм мотошлем кигән булырга тиеш. Бүтән очракларда административ хокук бозулар Кодексы буенча 500 сум административ штраф салу күздә тотыла.
Скутер яки мотоцикл белән идарә итүче 16 яше тулмаган яшүсмер тотылса, аңа материал тутырыла һәм яшәү урыны буенча балигъ булмаганнар эше инспекторына җибәрелә. Ә ул исә яшүсмернең әти-әнисе исеменә балигъ булмаган баланы карау һәм тәрбияләүне җиренә җиткереп үтәмәү турында административ хокук бозу протоколын төзи. Аннан соң балигъ булмаганнар эше буенча комиссия ата-анага штраф салу турында карар кабул итә. Бозучының идарә итү хокукы булмаганга күрә, скутер яки мотоцикл бу очракта махсус стоянкага куела. Узган ел юл кагыйдәләрен тупас бозган балаларның ата-аналарына 23 материал төзелде.
Шулай ук җәяү йөргән балалар катнашында аварияләр дә еш булып тора. Ел башыннан республикада 79 шундый очрак теркәлеп, 78 бала тән җәрәхәте алган, 2 бала үлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөргән бөтен кешене юл йөрү кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә, үзегезнең һәм балаларыгызның тормышына җаваплырак карарга өнди.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X