Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йортыгызга борчу кермәсен

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итүенчә, быел гына да район территориясендә 18 янгын чыккан. Бу узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Янгын 14 торак йорт һәм ишегалды корылмаларын юкка чыгарган, шулай ук 2,5 гектар бодай басуына һәм төзелеш вагонына зыян китергән. Янгыннар күбесенчә йорт хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә...

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итүенчә, быел гына да район территориясендә 18 янгын чыккан. Бу узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк.
Янгын 14 торак йорт һәм ишегалды корылмаларын юкка чыгарган, шулай ук 2,5 гектар бодай басуына һәм төзелеш вагонына зыян китергән.
Янгыннар күбесенчә йорт хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыга. Әйтик, ут белән саксыз эш итү аркасында - 7, электр чыбыкларының төзек булмавы сәбәпле 5 янгын чыккан.
Бу уңайдан янгын күзәтчелеге үзәге җитәкчелеге тагын бер кат яшь балаларны, олы яшьтәгеләр һәм инвалидларны караучысыз, шулай ук электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска кирәклеген искәртә. Җылыту җайланмаларын даими рәвештә тикшереп торыгыз, ягып җылыту чорында өч айга бер тапкыр булса да төтен чыгу юлларын чистартыгыз. Подвал, сарай, чорма, гаражларда ут ягарга һәм тәмәке тартырга, электр челтәрләренә кирәгеннән артык көчәнеш бирергә, тиз янып китүчән әйбер һәм материаллар янәшәсенә көнкүрештә кулланылучы электр һәм газ ярдәмендә җылыту приборларын куярга, корылмалар тирәсенә учак ягарга, изоляциясе яраксыз хәлгә килгән электр чыбыкларыннан файдаланырга ярамый. Беркайчан да кулдан ясалган электр җылыткычларын кулланмагыз, электр счетчикларына кулдан ясалган саклагычлар (предохранитель) куймагыз.
Шунысын да онытмагыз, ут телләре зур тизлек белән тирә-якка тарала. Шуның өчен, кайда да булса янгын чыгуын күрсәгез, тиз арада 01 яки 112 телефоннары буенча коткару хезмәтенә чылтыратыгыз. Янгын чыгу турында йортта яшәүчеләргә дә белгертегез. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнчегә кадәр кешеләрне бинадан эвакуацияләп, огнетушитель, ком, көрәк, сулы чикләкләр ярдәмендә утны сүндерүгә керешегез, зыян күрүчеләр булса, аларга беренче медицина ярдәме күрсәтү турында кайгыртыгыз. Өйдән беренче чиратта балалар, картлар һәм инвалидларны чыгарырга кирәк. Төтен тулган өй эченнән шуышып яки башны иеп чыгыгыз. Чөнки төтен башта өскә күтәрелә, аска соңыннан гына тарала башлый.
Әлеге чаралар янгын яки утны тизрәк сүндерергә ярдәм итәр. Әмма янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу яхшырак. Шуңа күрә йортыгызның иминлеге турында күбрәк кайгыртыгыз, тиешле таләпләрне төгәл үтәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев