Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдызчык”ларыбыз уңышы

Үткән атнада XII "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр телевизион фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды.

Сәхнәгә әлеге популяр һәм традицион конкурсның "Вокал-соло", "Конферанс", "Хореография" һәм башка номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәткән төрле яшьтәге балалар күтәрелгәндә, тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. Алар төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм дипломнарга лаек булды. Балалар сәнгать мәктәбеннән "Калинка" биюен башкарган "Булгарочка" бию ансамбленең чыгышына сокланмый мөмкин түгел. Әлеге ансамбльгә йөрүче Стелла Марянинага әле биш яшь тә тулмаган, шуңа да карамастан, ул инде зурлар белән иркенләп бии һәм Чистай белән Казанда үткәрелгән концертларда катнашырга да өлгергән. Лермонтовның "Бородино"сын сәнгатьле итеп укыган Максим Ганинның чыгышы да беркемне битараф калдырмады. Гала-концерт программасы бай һәм эчтәлекле итеп төзелгән иде. Яшь артистлар үзләрен район Мәдәният йорты сәхнәсендә бик иркен һәм ышанычлы хис иттеләр.
Аларга район башлыгы Камил Нугаев ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде һәм, әлбәттә инде, киләчәктә яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде һәм диплом, Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды.
Концерт Ксения Колчина башкаруындагы җыр белән тәмамланды. Бу кызлар һәм малайларны алда яңа уңышлар көтә. Әлеге концерт барышында җыелган акчаны алар "Яңарыш" фондына тапшырды.
* * *
Шул ук вакытта республиканың "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә әлеге фестивальдә катнашучыларның финал концерты үтте.
Анда безнең йолдызчыклар да катнашты. Соңрак билгеле булганча, Дарья Чудакова яңадан җиңү яулады: ул "Җыр өчен язылган иң яхшы көй" номинациясендә (узган ел "Җырга иң яхшы шигырь" номинациясендә беренче урынны алган иде) беренче урынга чыкты. Бу талантлы кыз үзенең әсәрләрен туган шәһәре Болгарга багышлый. Аңа диплом, алтын чылбыр һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Урта Йорткүл мәктәбе укучылары Разил Кәримуллин, Раил Игъламов белән Ләйсән Сәгытдинова урта яшьтәге укучылар арасында "Конферанс" номинациясендә икенче урынга лаек булдылар. Аларга көмеш чылбыр, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Рәсемнәрдә: М. Ганин; К.Нугаев яшь талантларны котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев