Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Илебездә хәзер Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләнеп үтелүче 1 Май алдыннан Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев бәйрәм котлавы белән якташларына мөрәҗәгать итте.

Сезнең барыгызны да язның шушы матур бәйрәме белән тәбрик итәм, диелә мөрәҗәгатьтә. Элек-электән әлеге бәйрәм һәркайсыбыз өчен кадерле һәм якын булды. Ул әле бүген дә хезмәт кешесенә карата тирән ихтирам билгесе булып кала бирә.
Бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәмен күтәренке күңел белән каршыларга тулы хакыбыз бар. Соңгы елларда күп нәрсәләргә ирештек. Районда күп итеп йортлар, юллар төзелә, Болгар тыюлыгы танымаслык булып үзгәрә, белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре башланырга тиеш, халыкка медицина хезмәте күрсәтү яхшыра, озакламый яңа водозабор файдалануга тапшырылырга тиеш.
Спортчыларыбыз ирешкән уңышлар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары да барыбызны сөендерә.
Барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Боларның барысына да хезмәт кешесенең тырышлыгы белән ирешелде. Бәйрәм көннәрен күпләрегезгә эш урынында каршыларга туры килер, диелә мөрәҗәгатьтә. Игенчеләребез көнне-төнгә ялгап басуда эшли. Быел да бөртекле культуралардан мул уңыш җыеп алырбыз, дип ышанам. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта, гаилә фермалары үсә һәм зурая. Ирешкән казанышларыбызга сөенми мөмкин түгел, боларның барысына да - игенчеләр, төзүчеләр, терлекчеләр, эшчеләр, укытучылар, табиб, инженерларның уртак тырышлыгы белән ирешелде.
Район башлыгы туган ягыбызның киләчәге өчен фидакарьләрчә эшләүчеләргә, үсеп килүче яшь буында рухи байлыкларыбызга һәм төбәгебезнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләүчеләргә тирән рәхмәтен белдереп, саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет һәм имин тормыш тели.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined котлау

2
X