Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Район башлыгы Камил Нугаев спасслыларны 1 Майда билгеләп үтеләчәк Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

Кайбер бәйрәмнәрне, бернигә карамастан, халык көтеп ала һәм рәхәтләнеп ял итә, бәйрәм итә, диелә котлауда. Кайчандыр Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне итеп билгеләп үтелә башлаган Яз һәм Хезмәт бәйрәме, яки 1 май әнә шундыйлардан.
Бу көнне без ирешелгән уңышларыбызны барлыйбыз. Хәзерге вакытта, диелә котлауда безнең районда зур үзгәрешләр бара: торак һәм юллар, социаль-көнкүреш объектлары төзелә, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт ясала. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары үсә, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагында эшләр тагын да яхшыра.
Спортчылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең уңышлары белән шатландыралар, алар безнең республикада гына түгел, аннан читтә дә төрле ярышларда, конкурсларда, фестивальләрдә район данын яклап чыгыш ясыйлар.
Болгар тарихи-архитектура музей- заповеднигы территориясендә зур үзгәрешләр бара. Үткән ел Идел Болгарында Ислам дине кабул итүгә багышлап төзелгән Истәлек билгесе, Ак мәчет комплексы һәм Икмәк музее ачылды. Хәзер башка биналар төзелә һәм файдалануга тапшырырга әзерлиләр. Мәсәлән, Елга вокзалы бинасында эшләр тәмамланып килә. Болар барысы да безгә туристларны күбрәк тартырга ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә Бөек Болгар һәйкәлләре турында дөньяның бик күп илләрендә беләчәкләр.
Әйе, безнең горурланырлык эшләребез күп. Бу бик күңелле хәл һәм ул киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә. Болар барысы да шәһәребез һәм районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән халкыбызның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
Район башлыгы бөтен халыкны бәйрәм белән котлап, иминлек, тынычлык, нык сәламәтлек, укуда һәм хезмәттә зур уңышлар, яңа җиңүләргә ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев