Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямбакты үзешчәннәре сәхнәдә

Роза Вәлиуллина, хезмәт ветераны. Ямбакты авылы Мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы халыкның культуралы ялын оештыруга зур тырышлык куя. Монда хезмәт ветераннары Флера Фәйзетдинова, Әкълимә Саргузина, Фәридә Марапова, Разыя Гатина, Рушания Мөхәммәтшина, Сәхлия Яруллина, Фәүзия Хәмәтшина, сәхнә ветераннары Айдар Сафин, Рамилә Яруллина, Равия Мортазина, Рәфия Галәветдинова, Илсөяр Садыйкова, Сәхлия Фәйзетдинова, шулай...

Роза Вәлиуллина,
хезмәт ветераны.
Ямбакты авылы Мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы халыкның культуралы ялын оештыруга зур тырышлык куя. Монда хезмәт ветераннары Флера Фәйзетдинова, Әкълимә Саргузина, Фәридә Марапова, Разыя Гатина, Рушания Мөхәммәтшина, Сәхлия Яруллина, Фәүзия Хәмәтшина, сәхнә ветераннары Айдар Сафин, Рамилә Яруллина, Равия Мортазина, Рәфия Галәветдинова, Илсөяр Садыйкова, Сәхлия Фәйзетдинова, шулай ук җирле мәктәпнең үзешчән сәнгать коллективы һәм төрле чараларны оештыручы мәдәният хезмәткәрләре Рәмзия Насыйрова, Рәдиф Шәфигуллинның өлеше зур. Районның хезмәт алдынгылары слетында чыгыш ясау өчен безнең авыл үзешчәннәрен чакыру да тикмәгә түгел. Димәк, тырышалар, барысын да булдыралар.
Кайчан гына килсәң дә, Мәдәният йортында җылы һәм якты, чиста итеп җыештырылган. Зәвык белән эшләнгән төрледән-төрле стендлар һәркемнең игътибарын җәлеп итә.
Әле шушы араларда гына бу сәнгать коллективы хатын-кызлар көненә багышлап Илфак Шиһаповның "Исерек айныса, хәерче баеса…" дигән кызыклы сәхнә әсәрен күрсәттеләр. Һәр бәйрәм саен концерт оештырыла анысы, ә менә спектакль авыл халкы өчен бик тансык һәм көтеп алынган тамаша. Рольләрне Сәхлия Фәйзетдинова, Айдар Сафин, Рәдиф Шәфигуллин, Рафил Галәветдинов һәм Фидаил Карипов оста итеп башкарып, тамашачының ихтирамын яуладылар. Коллектив күрше авылларга барып та спектакль куярга җыена.
Бу араларда авылыбыз үзешчәннәре шау-гөр килеп "Җырлыйк әле" тапшыруында чыгыш ясарга әзерләнә. Тиздән "Нәүрүз" бәйрәме белән дә авыл халкын сөендерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев