Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы кешеләр күп алар...

Екатерина АНТОНОВА, хезмәт ветераны. Олыгайган саен күңел нечкәрә икән. Шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләрнең аз гына игътибардан да күңелләре була.

Менә күптән түгел КБОга керергә туры килде, миңа документлар өчен фотога төшәргә кирәк иде. Шунда эшләүче кыз чәчемне матур итеп ясады, фотограф та бик тырышты. Ә поликлиникага баргач, анализга кан алучы шәфкать туташы ягымлы гына: "Нишләп икенче каткан менеп, мәшәкатьләнеп йөрдегез? Үзем төшкән булыр идем!" диде. Табиб-терапевт Ольга Анатольевна Ивановна да мине зур игътибар белән карады...
Соңрак шул ук документларны рәсмиләштерү өчен полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Машинадан чыгып, әкрен генә барам. Шунда торган полиция хезмәткәре миңа юл бирде, кизү торучы хезмәткәр ишекне ачып, мине үткәреп җибәрде. Кабинетка кергәч тә мине дикъкат белән тыңладылар. Чыкканда артта баручы өч егет мине узып китмичә, баскычтан төшеп җиткәнне көттеләр.
Мин барлык бу хәлләрне нигә шулай җентекләп язам? Үземә таныш булмаган кешеләрнең итагатьлеге, өлкән яшьтәге кешене хөрмәт итүләренә минем бик тә күңелем булды.
Быел сентябрь аенда миңа сиксән яшь тулды. Бу көнне миңа шуның кадәр зур игътибар күрсәтерләр дип күз алдыма да китермәгән идем. Кичен тагын бер күңелле хәл булды - миңа чәчәкләр, бер тартма конфет белән юбилей открыткасы бүләк иттеләр,күп җылы сүзләр ишеттем, минем өчен халык җырлары башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Боларның барысын да безнең Кузнечиха Мәдәният йорты хезмәткәрләре Валентина Николаевна Родионова, Татьяна Фёдоровна Курская, үзешчән артистлар Нинель Мәсхүт кызы Садриева, Людмила Александровна Белова оештырганнар. Барыбыз бергә чәй табыны янында җыелып, бик күңелле итеп утырдык, күңелемне күрүләре өчен аларга зур рәхмәт.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең аз гына игътибардан да күңелләре була. Мондый мәрхәмәтле, яхшы күңелле кешеләр тагын да күбрәк булсын иде.
Кузнечиха авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев