Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы хезмәт күрсәтәләр

Минсәет Бакиров. Инде дистә ел чамасы безнең элемтә бүлеге белән Марина Юрьевна Куранова җитәкчелек итә. Ул бик игътибарлы, үз эшен җиренә җиткереп башкара, ә килгән кешеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Шуңа күрә почтага барып кайту икеләтә күңелле була.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк - почта бүлегенә еш йөрергә туры килә. Төрле исәп-хисап кәгазьләре буенча түләүләр, газета-журналларга язылу, банк операцияләре хәзер почта аша башкарыла, шуңа күрә монда һаман кеше булганга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Марина Юрьевна һәркемне игътибар белән тыңлап, һәркемгә ярдәм итәргә, киңәш бирергә тырыша. Почтада төрле көнкүреш әйберләре сатылганга күрә дә, халык монда еш йөри. Безгә Марина Юрьевнаның хезмәт күрсәтүе бик ошый, район элемтә узелы да аның эшеннән канәгать. Барысы да аның яхшы эшләвен билгеләп үтәләр. Бу мөлаем, ачык йөзле кешегә киләчәк тормышында да уңышлар телим.
Полянка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев