Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ведомствоара элемтәләр нигезендә

1 июльдән алып гражданнар Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенә тапшырырга тиешле документларның саны кими, чөнки кайбер документларны ведомствоара элемтәләр нигезендә хокукларга теркәү үткәрүче орган үзе соратып алачак.

Билгеле булганча, 2011 елның 1 октябреннән алып хәзерге вакытка кадәр ведомствоара элемтәләр кысаларында хакимиятнең федераль органнары гына эшләргә бурычлы иде. Ә 2012 елның 1 июленнән алып ведомствоара элемтә-ләргә хакимиятнең региональ һәм муниципаль органнары да кушыла.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 1 июльдән башлап, гариза бирүче тиешле документны тапшырмаган очракта аларны башка дәүләт органнарыннан, хәзер инде региональ һәм муниципаль органнардан да үзлегеннән соратып алырга мөмкин.
Мәсәлән, Росреестрның иң еш күрсәтелә торган хезмәте - ЕГРПдан мәгълүмат бирү. Бу мәгълүмат башкарма комитетларга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны учётка куйганда кирәк була. Кагыйдә буларак, бу мәгълүматларны гражданнар үзлегеннән соратып ала иде. 2012 елның 1 июленнән бу эшне башкарма хакимият органнары башкарачак.
Үз чиратында, ТР буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милеккә дәүләт теркәве үткәргәндә һәм аның белән килешүләр төзегәндә, мәсәлән, төзелешкә рөхсәт алу, капиталь төзелеш объектларын эксплуатациягә кертү, хуҗалык китапларыннан өземтәләр һәм башкалар өчен кирәк булган документларны үзлегеннән соратып алачак.
Мәсәлән, төзелештә өлешчән милек хокукында катнашу килешүе нигезендә милек хокукларын рәсмиләштергәндә, 2012 елның 1 июленнән алып, төзелеш башкаручы үз инициативасы белән РФ субъектының дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә органы биргән күчемсез милек объектын төзүгә рөхсәтне тапшыра ала. Төзелешне башкаручы бу документны үз инициативасы белән тапшырмаган очракта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бу мәгълүматларны ведомствоара элемтәләр нигезендә соратып алачак.
Ведомствоара элемтәләр нигезендә алына торган документлар исемлегенә шулай ук юридик затның дәүләт теркәвен раслаучы; торактан файдаланырга хокукы булган затлар турында белешмәләр; мәдәни мирас объектлары паспортлары; күчемсез милек объектының барлыкка килү фактын раслаучы РФ субъектының дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә органы биргән документлар да керә.
Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең типтагы стандартлары турында төгәл мәгълүматны Росреестрның www.rosreestr.ru сайтыннан "Государственная регистрация прав и сделок с недвижимостью" бүлегендә белергә мөмкин.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев