Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманнарны янгыннан саклыйк

Карлар эреп, көннәр җылыта башлагач, урман хуҗалыгына зур зыян китерүче янгыннар башлана. Урмандагы янгыннар очраган бар тереклекне - кошларны, урман җәнлекләрен, агачларны, үсемлекләрне юк итә. Еш кына торак йортлар да зыян күрә. Урманнарны саклау инженеры Эмиль Иксанов хәбәр итүенчә, "Болгар урманчылыгы" һәм "Болгарлес" оешмалары урманнарда янгыннар булдырмау өчен кайбер чаралар...

Карлар эреп, көннәр җылыта башлагач, урман хуҗалыгына зур зыян китерүче янгыннар башлана.
Урмандагы янгыннар очраган бар тереклекне - кошларны, урман җәнлекләрен, агачларны, үсемлекләрне юк итә. Еш кына торак йортлар да зыян күрә.
Урманнарны саклау инженеры Эмиль Иксанов хәбәр итүенчә, "Болгар урманчылыгы" һәм "Болгарлес" оешмалары урманнарда янгыннар булдырмау өчен кайбер чаралар күрәләр. Мәсәлән, кешеләргә ял итү һәм тәмәке тарту өчен аерым урыннар билгеләнә, шлагбаумнар куела, янгынга каршы саклагыч минераль полосалар ясала. "Болгарлес" оешмасы каршында кирәкле җиһазлары һәм инвентаре булган янгын-химик станция эшли. Урманчылык хезмәткәрләре ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарда патрульләр оештыра, чөнки нәкъ шундый көннәрдә, аеруча Май бәйрәмнәрендә, янгыннар чыга. Практика күрсәткәнчә, моңа гадәттә кешеләр гаепле була.
Боларның барысын исәпкә алып, ут белән саксыз кылануның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүен истә тотарга кирәк. Урманга барган очракта, сак булырга, барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә һәм урман - безнең уртак байлыгыбыз булуын онытмаска кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев