Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманнарга чыгу чикләнгән

ТР Министрлар кабинетының 2014 елның 23 маенда кабул ителгән боерыгы белән, көннәрнең кызу һәм коры тору, янгын чыгу куркынычының артуы сәбәпле, кешеләрнең урманнарга чыгуы һәм аңа транспорт чаралары белән керү чикләнде. Моңа озак вакыттан бирле уртача тәүлеклек температураның корылыклы 2010 елның шушы чорындагы температурадан 5-6 градуска югарырак торуы сәбәпче булды....

ТР Министрлар кабинетының 2014 елның 23 маенда кабул ителгән боерыгы белән, көннәрнең кызу һәм коры тору, янгын чыгу куркынычының артуы сәбәпле, кешеләрнең урманнарга чыгуы һәм аңа транспорт чаралары белән керү чикләнде.
Моңа озак вакыттан бирле уртача тәүлеклек температураның корылыклы 2010 елның шушы чорындагы температурадан 5-6 градуска югарырак торуы сәбәпче булды. Бу чикләү агымдагы елның 14 июненә кадәр дәвам итәчәк. Боерыкны үтәү максатында "Болгар урманчылыгы" учреждениесендә югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертелгән.
Бәйрәм һәм ял көннәрендә урманның халык күп килә торган урыннарында вакытлыча постлар оештырылды, урманнарга керү урыннарында өстәмә шлагбаумнар куелды, махсус ял урыннары ясалды, ылыслы урманнар тирәсендә өстәмә минераль полосалар сызу һәм искеләрен яңарту буенча эшләр алып барыла һәм урманнарда янгыннарны булдырмый калуга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев