Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул барысын эшләргә дә өлгерә

Ольга Городчикова Өчкүл почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе булып икенче елын гына эшләсә дә, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә өлгерде.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Почта бүлегендә иртәдән җанлылык сизелә башлый. Чөнки авыл кешеләре коммуналь хезмәтләр, телефон элемтәсе, башка төр хезмәтләргә, шулай ук салымнарны нәкъ менә почта бүлегенә китереп түли. Халык бирегә азык-төлек, башка кирәкле товарларны сатып алу өчен дә еш керә. Почтальоннар Татьяна Пенькова белән Людмила Плаксина, Үрнәктән Гүзәл Габдрахманова үз бурычларын намус белән, җиренә җиткереп үтиләр. Гадәттә, һәр эш иртәсе Болгардан китерелгән хат, посылка, бандероль, көндәлек басмаларны кабул итеп алудан башлана. Әлеге почта бүлеге газета һәм журналларга язылу буенча җиткерелгән заданиене һәрчак үтәп бара. Монда беренче чиратта Ольга Сергеевнаның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул теге яки бу басмаларны укучыларның мөмкинлеген һәм нәрсә белән күбрәк кызыксынуын исәпкә алып сайларга булыша. Ул үзе тыныч, сабыр холыклы, һәркемне, аеруча олы яшьтәгеләрне, игътибар белән тыңлый, барысын да аңлатып бирә. Һәркемнең гозерен үтәргә тырыша. Шуңа күрә аның эшеннән барысы да канәгать.
Почтада эшләү җитәкчедән зур җаваплылык таләп итә. Ольга Сергеевна баштарак үзенә акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән, барысын да аңлатып биргән элекке почта бүлеге җитәкчесе Татьяна Александровна Пыровага бик рәхмәтле.
Гаиләдә ул үрнәк әни. Ольга Сергеевнаның олы улы Валентин Казан авиация техникумында укый, Алевтина тугызынчы сыйныфны тәмамлаган, нәни Полина балалар бакчасына йөри. Сүз дә юк, гаилә мәшәкатьләре күп вакытын ала, әмма Ольга Сергеевна барысына да өлгерә. Бакчада төрле яшелчә, җиләк-җимеш белән бергә матур чәчәкләр үстерә. Төсләр балкышына күмелеп утыручы бу чәчәкләрдән тирә-якка илаһи нур һәм ямь тарала.
Городчиковлар күп итеп мал-туар асрыйлар. Хәер, авыл кешесенең тормышын шуннан башка күз алдына китереп тә булмый. Ит, сөт, каймак - барысы да үзләренеке. Ольга Сергеевнаның көндәлек эш-мәшәкатьләрен санап бетерә торган түгел. Әмма ул барысына да өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев