Җәмгыять
Укыган – күп белер
Җәй көннәрендә безнең Антоновка авылына төрле шәһәрләрдән кунаклар күп кайта. Кайвакыт күптәнге таныш-белешне, дусларны очратып сөйләшеп туя алмыйсың. Урамда чыр-чу килгән балалар тавышын ишетү үзе бер рәхәт. Әлбәттә инде, җәен китапханәгә йөрүчеләр саны да арта. Быелгы ел Әдәбият елы буларак игълан ителгәнлектән, аеруча да шатландыра.
Халыкны китап кызыксындырмый дигәннәренә бик...
Җәй көннәрендә безнең Антоновка авылына төрле шәһәрләрдән кунаклар күп кайта. Кайвакыт күптәнге таныш-белешне, дусларны очратып сөйләшеп туя алмыйсың. Урамда чыр-чу килгән балалар тавышын ишетү үзе бер рәхәт. Әлбәттә инде, җәен китапханәгә йөрүчеләр саны да арта. Быелгы ел Әдәбият елы буларак игълан ителгәнлектән, аеруча да шатландыра.
Халыкны китап кызыксындырмый дигәннәренә бик үк ышанасы килми. Мәсәлән, Зинаида һәм Вячеслав Шамаевларның кулыннан алтмыш елдан бирле китап төшкәне юк. Барлык китапларны һәм көндәлек басмаларны кызыксынып укып баралар. Кунакка кайтучы оныклары Эмиль белән Михаил да әбисе белән бабасыннан үрнәк алып китапханәгә йөриләр.
Валентина белән Николай Марковлар турында да әйтәсе килә. Баштарак оныкларына китапны үзләре килеп алды, хәзер инде балалар китапханәгә үзләре йөри башлады. Надежда Елистратова да үзенең җиде оныгында китапка мәхәббәт уяткан. Җидесе дә иң актив укучылардан санала.
Мәктәп укучылары беренче чиратта җәйге каникулда укыту программасы буенча бирелгән китапларны укып чыгарга тырышалар. Җирле укучылардан Олеся Назарова, Илья Черепанов, Алена Миронова, Раил Гыйләҗев һәм башкаларны да китапханәдә еш күрергә мөмкин. Киләчәктә дә китап-журналлар укучылар өчен белем чыганагы булып калыр, дип ышанасы килә.
Надежда Сидорова,
китапханәче.
Фото: http://lipeck.bezformata.ru/listnews/nedelya-detskoj-knigi-otkroetsya/18683465
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев