Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Укчы-мониторг” эшли башлады

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы баш идарәдә янгын чыгу ихтималы булган объектларда "Укчы-мониторг" программа-аппарат комплексы ярдәмендә кабул итү һәм мәгълүматларны автомат режимда эшкәртү буенча техник мөмкинлекләр барлыкка килде. Ул нидән гыйбарәт?

Сергей ДЕМАНОВ,
күзәтү бүлегенең өлкән инспекторы.
Әлеге комплекс кешеләр күп була торган урыннарда, шул исәптән күп катлы йортлар, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә янгын чыгу куркынычын аерым контрольдә тоту максатыннан чыгып эшләнде. Бүген, мәсәлән, "Укчы-мониторг" программа-аппарат комплексы Россия Федерациясенең 30лап регионында нәтиҗәле эшли. Мондый комплекс безнең районда да куелачак.
Бүгенге көндә алда торган мөһим бурычларның берсе - барлык белем бирү учреждениләре, картлар һәм инвалидлар йорты, ятим балалар йорты, район хастаханәсе, гомумән, кешеләр күп була торган башка объектларда янгын чыгуны белдерү өчен моңа кадәр куелган системага махсус җайланма урнаштыру. Шулай иткәндә, янгын вакытында гадәттән тыш хәл туу турындагы хәбәр турыдан-туры янгын часте дежурныена килеп ирешәчәк.
Моннан тыш, әлеге комплексның башка өстен яклары да бар. Мәсәлән, ул объектларның оператив хезмәткәрләреннән башка да федераль янгын сүндерү хезмәтен автомат рәвештә чакыра, янгынны контрольдә тота, объектны планда күрсәтеп мәгълүмат тапшыра, эвакуацияләү юлларын, янгынны сүндерү чараларын билгели һәм башка чараларны үти ала.
Шулай итеп, чыбыксыз саклау-янгын сигналыннан файдалану дежур хезмәткәрләрне кайда да булса төтен чыгу турында (янып китү) вакытыннан алда кисәтү мөмкинлеге тудыра. Ул бөтен операцияне кеше ярдәменнән башка үти ала. Иң мөһиме - кешеләрне үлемнән, материаль байлыкларны янып көл булудан сакларга булыша.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X