Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм иминлек хакына

Инде хәбәр ителгәнчә, үткән дүшәмбедә Спас муниципаль район Советының чираттан тыш икенче чакырылыш утырышы булды.

Район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору чараларының торышы турындагы төп мәсьәлә буенча доклад ясады. Агымдагы елның 19 июлендә Казанда булган террорлык акты җәмәгатьчелекне тетрәндерде.
Монда Республика мөселманнары Диния нәзарәтенең бүлек җитәкчесе Вәлиулла Якупов үтерелде, аның рәисе Илдус Фәезов җитди яраланды. Докладта дини фанатиклар - ваххабитларның бу гамәлләре җитди тәнкыйтьләнде.Традицион ислам белән аларның бернинди дә уртаклыгы юк.
Фикер алышуларда район имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт, Сергий атакай (Карпухин) һәм башкалар катнашты. Чыгыш ясаучыларның барысы да барлык диннәр - ислам дине дә, православие дине дә кешеләрне иминлеккә, тынычлыкка, мәрхәмәтле булырга өнди, дип басым ясадылар. Үсеп килүче буында кечкенәдән үк рухи чисталык тәрбияли башларга кирәк. Шушы максат белән мәктәпләрдә яңа фән -"Дини культура нигезләре" кертелә башлый.
Шулай ук идарә органнары белән дини конфессияләр арасында тыгыз элемтәләр урнаштырырга кирәк.
Бу актуаль мәсьәләләрне тикшерүгә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. "Бу вакыйгалар республикадагы һәм илдәге хәлләрне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән, - диде ул. - Астыртын кылынган бу явызлык аны башкаручыларның куркаклыгын күрсәтә...
Безгә таркаулык түгел, тынычлык, татулык һәм бердәмлек кирәк. Шул вакытта гына Россия көчле һәм куәтле дәүләт булачак!"
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Депутатлар алар буенча тиешле карар кабул иттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X