Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм дуслык хакына

Узган елның июль аенда булган хәлләр гасырлар буе төрле милләтләр һәм диннәр арасында дуслык атмосферасы хөкем сөргән Татарстанда экстремистларның дини оешмаларга каршы гамәлләре, мондый хәлләрне булдырмый калу һәм үсеп килүче буында башка диннәргә толерантлык тәрбияләү буенча профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген күрсәтте. Шуларны исәпкә алып, республиканың "Татарстан - новый век" -...

Узган елның июль аенда булган хәлләр гасырлар буе төрле милләтләр һәм диннәр арасында дуслык атмосферасы хөкем сөргән Татарстанда экстремистларның дини оешмаларга каршы гамәлләре, мондый хәлләрне булдырмый калу һәм үсеп килүче буында башка диннәргә толерантлык тәрбияләү буенча профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген күрсәтте.
Шуларны исәпкә алып, республиканың "Татарстан - новый век" - "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте республикадагы хәлләрне тотрыкландыру максатында "Дуслык һәм тынычлыкта яшәү һәм иҗат итү" ("Жить, творить в согласии и мире") проектын тормышка ашыра башлады. Социаль приютларда яшәгән балалар, тулы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалардан аермалы буларак, еш кына тупаслыкка, явызлыкка каршы җавап бирә алмыйлар.
Олы тормыш юлына аяк баскан бу балалар җәмгыятьтә хөкем сөргән гаделсезлекләрдән югалып калалар. Ярый ла, аларның тормыш юлында миһербанлы кешеләр очраса. Ни кызганыч, еш кына киресенчә килеп чыга һәм безгә моны ишетү бик авыр була.
Бу проектны тормышка ашыру кысаларында, безнең "Чайка" приютына Казаннан кунаклар килде. Алар арасында хәрәкәтнең сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Дәүләт Советы дептутаты Анастасия Исаева, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Тимергалина бар иде.
Очрашуның программасы бик эчтәлекле булды. Китапханә хезмәткәрләре балалар белән шәхес тәрбияләүдә китапның роле, шәфкатьлелек һәм миһербанлык турында әңгәмә үткәрделәр, ә яшь китап укучылар курчак театры спектаклен күрсәттеләр. Педагог Ольга Лобанова җитәкчелегендә укучылар җырлар башкардылар, Балалар иҗат йорты волонтерлары барысына да конкурслар һәм уеннарда катнашырга тәкъдим иттеләр. Кичәдә шулай ук кеше зурлыгындагы курчаклар катнашты.
Казан рәссамы да балалар белән кызыклы мастер-класс үткәрде, балаларга сәнгать турында сөйләде, аннары барысы да дөньяга мәхәббәт, дуслык турында картиналар язуда катнаштылар. Рәссам киңәшләре белән ясалган рәсемнәр тиздән Казандагы күргәзмәгә куелырга тиеш.
Очрашу уңай тәэсир калдырды һәм бәйрәм кунаклар алып килгән тортлар белән чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Галина Кузяева,
"Чайка" приюты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев