Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәрәзәләрне дөрес сайлагыз

Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә хәзерге вакытта пластик тәрәзәләрнең сыйфаты белән кызыксынып, шактый кеше мөрәҗәгать итә. Аларны ничек итеп дөрес сайларга?

Рузалия Кадыйрова,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты.
Бүгенге көндә шәһәребездә пластик тәрәзә ясаучы һәм куючы оешмалар җитәрлек. Ни кызганыч, аларның кайберләре кулланучыларның таләпләренә җавап бирми. Ялгышмас өчен тәрәзә сайлап алганда берничә киңәшне истә тотарга кирәк.
Беренче чиратта, фирманың пластик тәрәзәләрне ничә ел ясавына, аның юридик адресы буенча даими офисы булу-булмавына игътибар итегез. Билгеле, бу фирма белән эш иткән кешеләрнең фикеренә колак салсагыз да була. Фирмага килгәч, тәрәзәләрнең техник характеристикаларын күрсәткән реклама буклетларын сорап алыгыз. Заказ бирергә ашыкмыйча, мәгълүматны тикшереп, берничә фирманы йөреп чыксагыз әйбәтрәк булыр. Бу очракта сайлап алу җиңелрәк булачак.
Хезмәт күрсәтү турында килешү ике данә - башкаручы һәм сатып алучы өчен төзелә. Аның кушымтасында (ә аны җентекләп карарга кирәк) булачак тәрәзәләрнең сызымнары (эскизлары) күрсәтелә. Тәрәзәләрне эш башкаручы фирма үзе үлчәргә тиеш, чөнки монда аз гына ялгыш китсә дә, тәрәзәне тулысынча яңадан ясарга кирәк булачак.
Гадәттә, үлчәү түләүсез була, бу килешүдә дә күрсәтелә. Өстәмә түләгәч, фирма тәрәзә төпләрен, отливларны, откосларны куя аламы дип тә кызыксыныгыз. Чөнки еш кына мондый эшләргә фирма субподрядчылар белән килешү төзеп, алар бу эшләрне үз прейскуранты буенча башкара. Моңа ризалашыргамы-юкмы икәне заказ бирүченең үзеннән торса да, брак килеп чыккан очракта җавап бирүче булсын өчен аерым өстәмә килешү төзергә кирәк.
Үзенең товарына аны ясаган фирма гарантия срогы бирә, гадәттә ул уртача 4 ел тәшкил итә, аннан күбрәк тә булырга мөмкин.
Нинди дә булса кимчелекләр ачыкланса (тәрәзәләр ачылмый-ябылмый башласа, отливлар, резина ябыштырылган урыннар купса), җитештерүчедән аларны юк итүне таләп итәргә кирәк. Ул баш тарткан очракта, безнең бүлек ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев